Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Фирүзә

Оч, күңелем

Шундый рәхәт җанга, күңелледер, Очам җаным, очам, арала. Бу мин түгел, син башкадыр, Башка җаным миндә ярала!

Галибәнә хисләр пар канатым,
Җилләр уйный, көлә, шаяра,
Ак болытлар үбеп иркәлиләр,
Кояшы да назлый ни ара?!
Әнә «Сәкел», әнә камышлары
Талгын гына җилдә чайкала.
«Хәблә талы», «Иске күпер төбе»...
Хәтирәләр калка. Айкала...
Мин яратам сезне, авылдашлар,
Яратуым сезне чиксездер!
Яратмаган күңел сабый сыман
Бәхетсездер, тагын... үксездер!
Күркәм таныш йөзләр, иман нуры.
Һәрберегез якын, килә кочасым!
Җаным фидә бары сезнең өчен,
Очам әле, килә очасым...
Авылымның гүзәл почмаклары –
Чирмеш суы, усал казлары,
Кычытканлы инеш буйларына
Төшеп калган сөю назлары...
...Ак болытлар кочагында очам,
Ашам бугай, ашам күкләргә,
Сезнең өчен, бары сезнең өчен
Айлы төндә йолдыз чүпләргә!
Ирек Сафин.
Олы Шырдан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев