Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Фирүзә

Әни Язмый торсам, нидер җитми сыман, Кулда каләм, уйлар еракта,

Үткәннәрдән кабат кайтып киләм: Керләр чайкый әни улакта...

Әни чайкый, ә мин ташый идем,
Ничек туңмагандыр куллары,
Әниемнең кызы булмаган шул,
Туган бары, әнә, уллары...
Таш инештән сулар ташый-ташый,
Узды безнең, үтте балачак,
Үткәннәрнең шушы мизгелләре
Минем белән мәңге калачак.
Шул елларга кабат кайтар, Раббым,
Әни бәгърем юсын керләрен,
Мин дә юар идем идәнен дә,
Өебезнең чолан-түрләрен...
Үткәннәрдә калды сабый малай,
Сирәк кенә кайтып киткәли.
Аңа рәхәт, аның әнисе бар,
Ә минеке кайтмый... Юк әни...
Ирек Сафин.
Олы Шырдан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев