Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Фирүзә

Мулла Илем – ныклы нигезем

Туган авылым кебек якын күрде, Мулла Илем, сине йөрәгем.

Ярты гасыр гомер итәм синдә,
Матур үтте минем көннәрем.
Япь-яшь кыз – унтугызым тулганга,
Узган иде санаулы көннәр,
Уйлый да, курка да белмәгәнмен,
Ничек үтәр диеп, гомерләр.
Рәхмәт яусын язмышыма,
Миңа дөрес юлны күрсәткән.
Казан урамыннан мине алып,
Авыл сукмагыннан җибәргән.
Мулла Иле якын күңелемә,
Үкенмимен гомер узганга.
Җил-давыллар тузган вакытта да,
Адашмадым батып тузанга.
Дөрес юлны сайлаганмын диеп,
Шөкерана кылам язмышка.
Балаларым сау-сәламәт үсте,
Бастырып баралар минем
сукмактан.
Оныкларым сөендереп яши,
Матур гына үсеп киләләр.
Ниләр кирәк соң олыгайган көндә,
Шалтыратып хәлем беләләр.
Безнең яшьлек матур чорга
туры килде,
Ач булмадык, чабата кимәдек.
Әллә ниләр сикереп үсмәсәк тә,
Сугыш афәтләрен күрмәдек.
Бер-бер артлы еллар гөрләп үтте,
Тыныч иде ул чак дөньялар.
Колхозларда бергәләшеп эшләп,
Курыкмыйча йөрдек урамда.
Маска-перчаткалар кирәкмәде,
Кирәк түгел иде куар-код.
Рәхәтләнеп кунакларга йөрештек,
Шикләнмичә бер чит кешедән.
Туган телем минем өчен,
Бик тә якын, якын җаныма.
Мулла Илем – ныклы нигезем дип,
Кушып җырлыйм, дуслар, җырыма.
Миләүшә Шакирова-Мәһдиева.
Мулла Иле-Бузай

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев