Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Фирүзә

Мәхәббәт ул зур бер китап кебек

***

Кеше өчен аерым-аерым,
Ак кәгазьгә төсле буяу белән,
Эчтәлекле итеп язылган.

Бу дөньяда барлык җан иясе
Шул китапны тиеш укырга,
Аерым басма булып та бит
Язылган ул, хәтта, сукырга.
Туктамыйча кирәк аны уку,
Истә калдырырга сүзләрен.
Яңа баштан инде укыганда,
Аңламассың аның серләрен.
Кереш өлеше бигрәк матур,
Алтын сүзләр белән язылган.
Тәмле сүзләр, күп вәгъдәләр,
Туры юллар анда сызылган.
Шул китапны укый-укый,
Күпме гомер инде узылган.
Соңгы бите генә никтер,
Үкенечле итеп язылган.
Җөмлә белән җөмлә арасында
Өтер генә анда куелган.
Гомер буе укый-укый,
Китап тышы төсе җуелган.
Ходай биргән бу бүләкне
Гомерлеккә саклагыз.
Сихри, матур сөю хисегезне
Учакларда һич тә якмагыз.
Тайпылмагыз, дуслар, һичкайчан да
Китаптагы язган сүзләрдән.
Абынмыйча, бергә тормыш юлын
Узыгыз сез туры эзләрдән.
Госман Вәлиуллин.
Яшел Үзән - Олы Ачасыр

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев