Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Фирүзә

Миҗә*

Тантаналы көннәр. Изге Болгар. Мөэмин мөселманнар җыены, Миҗәләргә тартты никтер күңел Монда да бит тарих куены!

Карамалы таулар, сез юк инде.
Миҗәсе дә бары сүздәдер,
Табигать тә башка, авылым да,
Кешеләре бүтән, үзгәдер.
Заман сулышында газиз ягым.
Үткәннәрне йоткан томаннар,
Качкын бабамнарны нык яшергән
Кайда соң сез кара урманнар?!
Чиркәү калган. Әнә тау кашында.
Ничә гасыр безгә текәлгән,
Явыз Иван тәхетеннән килгән
Фәрманнар да монда үтәлгән...
Ышна җире миҗә буйлап үткән
Һәр аршыны – алтын бәһасы,
Ызгыш-талаш чыккан шул җир өчен
Бик еш булган Шырдан дәгъвасы!
...Еракларга карыйм, офыкларга.
Салкын җилләр исә каршыма,
Кышлардан соң җылы көткән күңел
Нидер эзли, никтер тарсына...
Ирек Сафин.
Яшел Үзән
Искәрмә: *миҗә- рус телендәге «межа» сүзеннән алынган. Җир биләмәләренең чиген
аңлатучы термин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев