Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Фирүзә

Кыр казлары китеп бара

***

Шаклар катып карап торам,
Баш очымда кыр казы.
Бик күбәүләп килделәр язын,
Китеп бара бик азы.

Сирәк-сирәк дәшеп куя,
Алда очкан бер казы.
Без килдек тә, китәбез шул,
Күрешербез, ди, язын.

Җылы якка кошлар китә,
Калдылар ялгызлары.
Җәнлекләр дә кышка җыена,
Җылытып ояларын.

Күк йөзендәге болытлар,
Төрле төскә керәләр.
Җәйге яңгыр болытлары,
Карлар булып киләләр.

Табигатьтә көн дә үзгәреш,
Ул да озата көзен.
Ябалак-ябалак карлар явып,
Күмеп китәр җир йөзен.

Миләүшә
Шакирова-Мәһдиева
Мулла Иле - Бузай
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X