Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Фирүзә

Килә ява, килә ява, Ияләнде бер болыт

Җәйләргә дә кереп киттек Өсләргә киеп толып.

Аякларда йон оекбаш,
Башта җылы шәл әле.
Көзгә кадәр оек тузса,
Анысы да жәл әле.

Авыл халкы көне-төне
Газ кабызып җылына.
Шәһәр халкы мая туплап,
Җылы якка җыена.

Бакчаларга кон дә чыгам
Йөгереп кире керәм.
Түтәлләр буш, үсә бары
Кузгалак белән керән.

Ярый әле отпускада
Өйдә ятам көн озын.
Тәрәзәдән генә күзләп
То яңгырын, то бозын.

Мунча ягып, коймак куеп,
Арыдым мин җәмәгать.
Җылы тели күңелкәем,
Туйдырды бу галәмәт.

Сабантуйга ни кияргә
Шуңа менә аптыраш.
Бөтен теләк, көн җылынсын,
Тизерәк чыксын кояш!

Бакчаларны чуп басса да,
Зарланмас идем, Раббым,
Җылыңны бир кызганмыйча,
Туйдырды инде салкын??
(Авторын белүчеләр булса, комментарийда язуыгызны үтенәбез)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X