Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Фирүзә

Хатын-кыз турында бер тамчы зирәклек

Фәрештә хатын-кыз янына килгән дә, кагылып караган.

– Аллаһым, ул шундый нәфис...
– Әйе, ул нәфис, – дип килешкән бар итүче. – Әмма мин аны нык итеп тә яралттым. Аның нинди түземле һәм ниләр башкара алуын син күз алдыңа да китерә алмыйсың.
– Ә ул уйлый беләме? – дип сораган фәрештә.
– Ул уйлый гына түгел, нигезли һәм исбатлый да ала, – дип ышандыр ган Илаһи.
Шунда фәрештә нәрсәдер күреп, кулын сузып хатын-кызның битенә кагылган.
– Ой, бу модель су үткәрә бугай. Әйттем бит, син аңа бик күп нәрсә сыйдырырга тырышасың дип.
– Үткәрми, – дигән Аллаһ, – күз яше ул!
– Ә аңа күз яше нәрсәгә?
Аллаһ аңлаткан:
– Күз яшьләре аркылы ул үзенең шатлыгын, борчуларын, авыртуларын, канәгатьсезлеген, ялгызлыгын һәм горурлыгын белгертә ала.
Фәрештә сокланып, хәйран калган.
– Аллаһым, синең кодрәтең киң! Барлык нечкәлекләрен уйлагансың! Чөнки хатын-кыз чынлап та гаҗәеп искиткеч зат!
Хатын-кыз көчлелеге белән ирләрне шаккатыра. Нәфис затлар балалар үстерә, барлык авырлыкларны күтәрә, әмма шул ук вакытта бәхеттән, мәхәббәттән һәм шатлыктан балкый.
Алар кычкырасы килгәндә дә елмая. Елыйсы килгәндә дә җырлый. Алар бик бәхетле булганда елый һәм борчылганда – елмая. Алар ышанган нәрсәләре өчен көрәшә һәм гаделсезлеккә каршы тора. Алар, яхшырак чыгу юлы барлыгына ышанганда, «юк», «булмый» җавабын кабул итми.

Әйтәләр:
Хатын-кыз ир-атның кабыргасыннан яралган. Түбәнсетелер өчен – аягыннан да, өстен булыр өчен – башыннан да түгел, ә иңне иңгә терәп тигез булыр өчен яныннан алынган. Якланган һәм сакланган булу өчен – култык астыннан һәм яратылыр өчен – йөрәк ягыннан алынган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев