Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Фирүзә

Күңелемә, зинһар, тимәгез

Актармагыз әле күңелемне, Хәзинәләр анда табылмас.

Хисләр киштәсендә бикле тартма,
Беркемгә дә анысы ачылмас.
Ул киштәдә хәтер йомгагы бар,
Яратмый ул читләр сүткәнне.
Иң түрендә иске төргәк ята,
Ят күзләрдән саклый үткәнне.
Актармагыз, зинһар, күңелемне,
Кузгатмагыз хәтер төргәген.
Читләр өчен кызык берни булмас,
Җиткән инде үзем белгәне.
Азат Мәҗитов.
Бишнә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев