Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Фирүзә

КАЮМ НАСЫЙРИ РУХЛАНДЫРА

РӘХМӘТ СИҢА, КАЮМ АБЫЙ

Каюм Насыйри коесыннан алып
Көмеш суын татып карадым.
Беләм хәзер бөек мәгърифәтче
Кайдан үзенә гыйлем алганын.

Шырданының тәмле суын эчеп,
Хәтфә чирәмендә мәтәлеп,
Сәкел елгасында су коенып
Йомшак җилләрендә тирбәлеп,
Үскән Каюм нәни чагында.

Һәр мизгелдән дөрес файдаланып,
Аң-белемгә таба үрелгән.
Тик үзенең үҗәтлеге белән
Бар халыкка танылып өлгергән.

Эшләгән ул ару-талу белми,
Яңа ачышларга омтылган.
Киләчәк яшь буын белсен диеп
Күпме китап язып калдырган.

Рәхмәт сиңа, якташ Каюм бабай,
Шырдан исемен горур йөртәбез.
Син йөргән юллардан, белем эзләп,
Синең нигезеңә киләбез.

НАҖИЯ ХӘСӘНОВА, Олы Шырдан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев