Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Фирүзә

Исән-имин кайтсыннар

***

Ни булды сиңа дөнья?
Күңелдә тулы сагыш...
Кирәк идеме икән соң
Безгә әлеге сугыш?
Күпме кеше корылды
Якты дөнья йөзендә?!
Ирләрне алып киттеләр
Салкын, гамьсез бу көздә.
Озата калды газизләр,
Сөйгәннәре, җимешләре.
Күз яшен күрсәтмиләр,
Сагыш тулы йөзләре.
Ни көтәдер бит аларны,
Ятим калды, нәүмиз нигез.
Булмый мени бу дөньяда
Яшәүләре тату, тигез?
Киткәннәрен карап калдык,
Кочтык микән соңгы тапкыр?..
Исән кайтыгызчы, газизкәйләр,
Җиңү алып, булып батыр!
Бездән тормый шул бернәрсә,
Барда алдан язылган.
Җир ачык, күкләр аяз иде,
Бер мизгел өчендә каралган.
Аяз күкне күрер көннәр булсын,
Исән кайтырлар дип көтәбез.
Имин генә кайта күрсеннәр дип,
Теләк теләп, гомер итәбез.

Ландыш Димиева
Карагуҗа

 

Фото интернет челтәреннән алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев