Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Фирүзә

Йокы качты

Йокым качты. Эзләп юлга чыктым. Офыкларда шәфәкъ нурлары. «Әй, син аем, төнлә күрмәдеңме, Йокым качты, кемдер урлады?!»

Төн сакчысы, берни булмагандай,
Вәкаръ генә өстән карады,
Мин фәкыйрьгә җавап кайтаруны
Урынсыз дип әллә санады...
Җавап алмый тагын китеп бардым,
Кайтыр диеп качкан йокымны.
Нишлисең бит, кайчак ташлап китә,
Йокы, димен, өлкән буынны!
Сандугачлар сайрый таш инештә,
Бакчаларда шомырт исләре,
Шундый күркәм, шундый
гүзәлдер син,
Ямьле майның иртә-кичләре!
Су өстеннән парлар күтәрелә,
Кыштырдаша көзге камышлар.
Шул ук урын. Җиле сыйпап уза:
– Хәлең ничек?
– Узып барышлар...
Әй, гомеркәй, узып барышларың
Таң җиледәй исеп югала.
Гомер көзләрендә һәр инсаның
Туар таңга багып куана...
... Йокы качты. Син эзләмә аны.
Үзе кайтыр әле сагынгач.
Синең өчен сайрый тал тирәктә,
Ишетәмсең, иртән, сандугач!

Ирек Сафин.
Олы Шырдан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев