Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Фирүзә

Яшел Үзән

***

Күркәм дә син, гүзәл дә
син, калам,
Чал Әтилең аяк астыңда.
Дулкыннарын ярларына кагып,
Оныттыра барсын, барсын да!

Төз наратлар,
карт имәннәр шавы,
Ак каеннар шундый чибәрләр.
Әнә, әнә мине каршы ала
Шомырткайлар, алсу миләшләр.

Алмагачлар шау чәчәктә язын,
Алмалары көзен коела.
Яшәүләре рәхәт, шундый рәхәт,
Җәннәт бакчасыдай тоела.

Күл буеннан узам илһам алып.
Таныш йөзләр. Бик тә күңелле.
Яшәүнең дә, дуслар, бар ләззәте
Сине танулары түгелме?!

Яшел Үзән, гүзәл почмагым син,
Чал тарихлы, шанлы бер кала.
Мәйданыңда тибәр йөрәк булып,
Мәңге сүнмәс ялкын, ут яна!

Һәр почмагың таныш,
якын миңа,
Матурсың син, һаман үсәсең.
Ныклы адымнарың белән, калам,
Тарих битләренә күчәсең.


Ирек Сафин.
Олы Шырдан-Яшел Үзән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев