Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Фирүзә

Һаман да яшь Яшел Үзәнем

***

Синең быел 90 яшең
тулды,
Тәбриклибез,
Яшел Үзәнем!
Язлар килгән саен
яшәрәсең,
Син һаман да яшь бит,
үзәнем.

Күккә карыйм гына, күктә
очмыйм,
Җирдә яшим, мин җир
баласы.
Яшәгән җирем дә
Яшел Үзән –
Табигатьнең гүзәл каласы.

Чит җирләргә китеп
йөресәк тә,
Ашыгабыз сиңа кайтырга.
Сагынабыз сине
Яшел Үзән,
Телим сиңа рәхмәт
әйтергә.

Олуг рәхмәт сиңа,
Яшел Үзән,
Яшәү шарты бирдең
халкыңа.
Синдә яшәүчеләр
барысы да
Кушылырлар минем
хатыма.

Манарадан халкын
моңландырып,
Яңгырасын азан тавышы.
Базарың да булсын,
ул да кирәк,
Очраштыра бит
ул халыкны.

Күл буйларың, яшел
урманнарың,
Шифа-сихәт бирә һавасы.
Беркая да китәсебез
килми,
Гомерлеккә синдә каласы.

Мәрьям Ситдикова
Яшел Үзән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев