Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Фирүзә

Бәхет турында

***

«Бәхет» дигән сүзнең мәгънәсен
Аңлый бугай һәркем үзенчә.
Олыгайгач кына ясыйбыз бит
Узган гомерләргә нәтиҗә.

Кемдер «бәхет» санап коенып йөри,
Тән кыздыра ерак Канарда.
Кемдер һәр ел саен бара Египетка,
Эссе комда ятып аунарга.

Кайсылары җыя харам маллар,
Уздырам дип барлык кешедән.
Җыйган байлыгына горурланып,
Сәлам бирми үтә күршегә.

Кайсылары бәхет эзли-эзли
Чит җирләрдә йөри каңгырап.
Үз илендә күрми матурлыкны,
Шуңа күрә китә калдырып.

Кайберләре кача байлык урлап,
Яшәрмен дип, анда, бәхетле.
Бәлки тоя булыр чит илләрдә
Байлык биргән сукыр бәхетне.

Шул мизгелне бәхет диеп санап,
Дәвам итә ялгыш гамәлен.
Чын бәхетнең ни икәнен белми,
Таба алмый башка әмәлен.

Дөньяга без бәхет өчен туган,
Язмыш сыный безне үзенчә.
Бу дөньяга минем үз карашым,
Бәхетне дә аңлыйм үземчә.

Бәхет бит ул – үз илеңдә яшәп,
Гаиләң булса бердәм – бербөтен.
Табигатьнең матурлыгын күрсәң,
Киләчәккә булса өметең.

Бәхет дигән юлның иң олысы –
Гомер юлын парлап үтүдә.
Хәзер кайтыр, диеп, чәең куеп,
Бер – береңне сагынып көтүдә.

Хозурлыгын күрү урманнарның,
Тыңлый белү кошлар тавышын.
Яшьлек елларына алып килгән,
Чишмәләрнең челтерәп агышын.

Бер-береңне аңлау, сабыр булу,
Уйлап атлау һәрбер адымны.
Саулык булса, төннәр тыныч үтсә,
Көтеп алсаң алсу таңыңны.

Эшләп тапкан малың бәрәкәтле,
Хәләл ризыгың булса ашарга.
Яшәешнең ямен-тәмен тойсаң,
Өметең булса алда яшәргә.

Аллаһының ярлыкавын сорап,
Башың куйсаң һәрчак сәҗдәгә.
Авырганда хәлең җиңеләйсә –
Нинди бәхет кирәк бәндәгә?

Тормыш юлы тоташ бәхет түгел,
Анда була төрле мизгелләр.
Урыны белән куе чүп үләннәр,
Урыны белән үсә ал гөлләр.


Мәрьям Ситдыйкова.
Яшел Үзән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев