Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Фирүзә

БЕЗ БИТ АВЫЛ БАЛАСЫ.

Без күбебез авыл балалары, Җирнең куенында үскәннәр. Авыллардан китеп, читтә яшәп, Җирен сагынып,гомер иткәннәр.

Зур шәхәрләр безне сыендырды,
Бөтереп алды олы шаукымнар.
Югалмаска безгә ярдәм итте
Авылда төйнәлгән акыллар.

Безнең буын-төптән көчле буын,
Сындыралмый көчле давыллар.
Эшкә түзем, хискә сизем итеп,
Чыныктырды безне авыллар.

Кимсенмәдек,туган җиребезне
Һәрвакытта зурлап атадык.
Авыл балалары булуны без
Зур горурлык итеп санадык.

Тормыш дәрьясында адашмыйча
Әле безгә бик күп барасы.
Сынатмабыз,бездә ярсу көч бар,
Без бит әле авыл баласы!


Дания Закирова

 

Фото интернет челтәреннән алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев