Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Фирүзә

Бакчамда

Ходай биргән хезмәт җимешләрем Өлгерделәр инде бакчамда.

Үзем үстергәнне тәмләп ашыйм,
Сатып алмыйм хәзер акчага.

Сый-нигъмәтле вакыт килеп җитте,
Нинди гүзәл бакча тирәсе.
Мөкиббәннәр китеп карап торам,
Килми хәтта өйгә керәсе.

Тәлгәш-тәлгәш кызыл карлыганнар
Ерактан ук күзгә күренә.
Виноградның чыбыклары сузылып,
Дивар буйлап өскә үрелә.

Ярты чиләк җиләк җыеп,
Рәхәтләнеп утырып ашадым.
Әкәм-төкәм кимергәнен
Аерып алып, чүпкә ташладым.

Яратам мин бакчам уртасында
Кырын ятып ял да итәсен.
Озынборын гына ирек бирми,
Аптырагач, өйгә кереп китәсең.

Помидорларым да кызарып пешкән,
Мине өз дип, көтеп торалар.
Ә искиткеч роза куаклары
Төрле төстә чәчәк аталар.

Алмагачның ботаклары
бөгелеп төшкән,
Ботак саен куйдым терәүләр.
Һәр ел саен шундый матурлыкны
Насыйп булсын иде күрүләр.
Госман Вәлиуллин.
Олы Ачасыр – Яшел Үзән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

20

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев