Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Фирүзә

Авылым Сабантуе

***

Авылымда узды Сабан туе,
Барча халык шунда җыелды.
Мәйдан уртасына түгәрәкләп,
Зур бер чатыр җәелде.

Утырырга урындыклар җитмәгәнгә,
Басып торды бик күпләр.
Шатлыгыннан бала-чага,
Мәйдан буйлап йөгереп йөрделәр.

Аркан тарттылар тырышып,
Чүлмәк ватты олы апалар.
Һәммә кеше бәйрәм мизгеленнән
Яхшы кәеф алып калалар.

Җырчылар да бер-бер артлы
Моңлы көйләр яңгыратты.
Авылымның осталары
Чыбыркы да шартлатты.

Иң беренче башлап Сабантуйда
Үсеп килгән буып көрәште.
Ә олылар яшьләрдән соң
Тәкә өчен җитди көрәште.

Бик күңелле булды сабан туе,
Телефонда калды карарга.
Кулыбызны күкрәкләргә куеп,
Рәхмәт әйтик оештыручыларга.
Госман Вәлиуллин.
Яшел-Үзән – Олы Ачасыр

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев