Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Фирүзә

Авылыбыз Сабан туе

Агым сулар кебек ага гомер, Кеше гомере килә бер генә. Кояш кебек елмайсын ул, күңел, Бу тормышның кадерен бел генә.

Әкрен генә кояш күтәрелә,
Бәхет теләп безгә офыктан.
Иртә таңнан кошлар сәлам бирә,
Көйгә салып җырын һәр яктан.

Авыл һавасы ул бигрәк саф,
Иркенләнеп сулыш аласың.
Ап-ак чәчәк аткан һәрбер бакча,
Сулышларын тоя беләсең!

Авылыбыз халкы бигрәк тырыш,
Чәчү чәчә басу, кырында.
Чын күңелдән хезмәт куеп яши,
Бары изгелек алар уенда.

Язгы чәчү беткәч, бәйрәм итә,
Сабан туе – көткән бәйрәм ул.
Туган-тумачаны кавыштыра,
Таныштыра торган бәйрәм ул.

Яз җитүгә ала иде әни
Матур күлмәк, яңа туфлиләр.
Яңа киемнәрдән булыр идек,
Каракүлдә һәрбер балалар.

Кыңгыраулар таккан кашка атлар,
Маңгаенда матур чулпылар.
Яңа күлмәк, яңа туфли кигән
Арба тулы бала-чагалар.

Сабан туе гөрләп тора иде,
Кемдер җырлый, кемдер көрәшә.
Хезмәт алдынгысын бүләклиләр,
Ә кемнәрдер көчен сынаша.

Көтеп алабыз без һәр ел саен,
Гасырлардан килгән бәйрәмне.
Мең-мең еллар яшә, Сабан туе,
Син бит безнең милләт бәйрәме!
Мәнфидә Гыйзәтуллина.
Яшел Үзән
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев