Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Фирүзә

Ашыкмагыз әле картаерга

Ашыкмагыз әле, олыгайсагыз да, Барыр юллар авыр булса да. Ашыкмагыз әле картаерга, Күптән инде җитмеш тулса да.

Ашыкмагыз әле, чәчегезгә
Ак кыраулар килеп кунса да.
Йөзләрегез ерганаклар кебек
Җыерчыклар белән тулса да.

Ашыкмагыз, гомер юлыгызның
Ахыр ноктасына җитәргә.
Бу дөньяда сез бит кунак кына,
Ашыкмагыз әле китәргә.

Хәтер йомгакларын сүтәсе бар,
Үлчисе бар, тарткан йөкләрне.
Яшьлек юлларыннан әйләнәсе,
Чуалганчы хәтер җепләре.

Тормыш йөге басса да иңнәрне,
Бөкереләр чыкса аркага –
Ашыкмагыз нәтиҗә ясарга,
Начар яшәдем дип дөньяда.

Рәхмәт әйтәм сезгә, ак әбиләр,
Сез бит безнең өчен горурлык.
Тугры уллар табып үстердегез,
Туган илне саклап торырлык.

Гомер буе иткән хезмәтегез,
Изге гамәлләрне әйләнсен.
Оҗмахларда кәүсәр суы эчеп,
Күрешүләрне Ходай әйләсен.

Мәрьям Ситдыйкова.
Яшел Үзән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев