8 май 2019 яңалыклары
-
Җиңү килде, җирне нурга күмеп
«Үлемсез полк» акциясе, сугыш чоры җырлары, ретро-көйгә биюләр, бәйрәм салюты.
-
Җәза көчәйтелә
РФ Президенты кешеләр һәлак булган яисә нык имгәнгән ДТП урыныннан качып китүчеләр өчен җаваплылыкны көчәйтте.
-
Татар Наратлысында Җиңү көне
Татар Наратлысында Бөек Җиңүнең 74 еллыгына багышланган митинг узды. Аны авыл җирлеге башлыгы Гөлнара Семахина ачып, барлык авылдашларга исәнлек теләде һәм изге Рамазан ае башлану белән дә тәбрик итте. Шулай ук ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның, район башлыгы Александр Тыгинның котлау сүзләре дә җиткерелде.
-
Россия гражданлыгы алу җиңеләя
Прокуратура биргән мәгълүматларга караганда, Украинаның Донецк һәм Луганск өлкәсенең кайбер районнарында яшәүче затларга Россия гражданлыгын гадиләштерелгән тәртиптә бирәчәкләр.
-
Төп парадка тезелү схемасы
ПОРЯДОК ПОСТРОЕНИЯ И ПРОХОЖДЕНИЯ КОЛОНН 9 МАЯ для возложения венков к Вечному Огню.
-
Яшь инспекторлар иминлек сагында
Балалар катнашында юл-транспорт фаҗигаләрен кисәтү максатыннан чыгып, Яшел Үзән ЮХИДИ бүлеге мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында төрле чаралар уздырып тора.
-
WorldSkills чемпионатында катнашучыларга 70 меңнән артык өчпочмак пешерәчәкләр
Татар милли ризыкларын “Казан Экспо” үзәгендә, WorldSkills авылында һәм Казан кунакханәләрендә авыз итеп булачак.
-
Татарстан пенсионерлары ташламалы юл йөрү билетын элеккеге бәядән алачак
Республика парламенты депутатлары законга төзәтмәләр кертергә әзер.
-
Сугыш ветераннарына кагыла
Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Указы белән 1941-1945 елгы Бөек Ватан сугышында катнашучыларга һәм инвалидларга Бөек Җиңүнең 74 еллыгы уңаеннан бер тапкыр тапшырыла торган түләү - 10 мең сум акча бирелә.
-
Ягулык сезоны тәмам
Урамда һава температурасы 8 градустан да югарырак тора, шуңа да бу атнаның дүшәмбесендә Яшел Үзән территориясендә ягулык сезоны тәмамланды.