Организмыгыз «эштән чыкмасын»
Бәйрәмнәр – яхшы нәрсә үзе. Тик аларның сәламәтлеккә тискәре тәэсире кебек начар ягы бар шул. Яңа ел табынына әзерләгән нигъмәтләрне берничә көн дәвамында ашау-эчүне дәвам итәбез (ташлап булмый бит инде, акчага алынган), бичара организм түзсен генә. Шулай да бик үк өметсезлеккә бирелмик, хәлебезне яхшыртырга мөмкин. Сезгә тернәкләнүнең 8 адымын тәкъдим итәбез. Адымнарны ашыкмый гына бер-бер артлы да, берьюлы башкарырга да ярый. Барысы да сезнең характердан тора.