Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл сулышы

Авылны төпчек балалар яшәтә

Туган йортта, әти-әни нигезендә калып, аларны картайган көннәрендә карау, тәрбияләү — төпчек бала өлешенә төшә торган “көмеш” ул. Дөресрәге, язылмаган законнарга ярашлы, бу — төпчек малай бурычы. Аны үскән чакта ук “син төп йортта каласы кеше” дип үстерәләр. Шулай да тормыш һәрвакытта да син дигәнчә генә бармый бит әле ул.

Әрә авылында туып-үскән Рәмил Габдрахманов та төпчек бала булуына карамастан, армиядән кайткач, Казанда электромантажник булып эшли башлый. Энергетика институтын тәмамлаган малай авылга кайтып төпләнәм дип уйлап та карамый. Яшь егетнең шәһәр тормышына омтылуын да, кызыгуын да аңларга була инде югыйсә. Әмма бертуганнары, әти-әнисе: “Син бит төпчек бала, туган нигезне дәвам итүче”, - дип үгетләгәч, каршы килми.

-Юк, һич үкенгәнем булмады. Әле дә ярый шулчакта риза булганмын дип уйлыйм хәзер. Абыйлар да ярдәм итешеп торачакбыз дигәннәр иде, сүзләрендә тордылар. Гел кайтып, булышалар, - дип сөйли әңгәмәдәшем Рәмил.

Әлбәттә, Габдрахмановлар гаиләсенең тормышлары һич үкенерлек түгел. Киресенчә, Рәмил күпләргә үрнәк булырлык гаилә башлыгы. Ә шундый төпле нигез булдырырлык хуҗабикәне, Ризәләсен эзләп, 27 яшькә кадәр өйләнми дә йөргән. “Ризәләмнең үскәнен көттем”, - дип шаярта. Бүген инде мәхәббәт җимешләре - Айзиләсе белән Айназлары буй җиткән. Икесе дә югары уку йорты студентлары. Балаларына карап, үзләренең яшь чакларын төсмерлиләр. Юк, әле алар икесе дә бик яшьләр. Тормышны яратып, булсын дип җир җимертеп, гаилә дип янып яшәүләре. Балаларның үз почмагы булсын дип шәһәрдә бүлмә дә алганнар. Хуҗалыгындагы мал-туарлары да бик ишле. Сыер, бозау, ат, тайлары белән 11 баш мөгезле эре терлекләре бар. Мал башын 16га кадәр җиткезгән чаклары да булган.

Тулырак язманы газетабызның 62нче саныннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев