Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Закон бозучылар очрамый калмый

Сак бул, юлда исерек!

Яшел Үзән ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре автомобиль руле артына салмыш килеш утырып чыгучыларны ачыклау һәм мондый очракларны булдырмау максатыннан чыгып, тикшерүләрне даими рәвештә уздырып тора.

Кызганычка, рейдлар барышында закон бозучылар очрамый калмый. Соңгы шундый чарада автоинспекторлар шикләнеп И.П.Мефодьев һәм Р.И Хакимуллов йөртүендәге машиналарны туктата. Шикләнеп кенә булмый мондый вакытларда, аларны чынлап алкогольле эчемлек кулланган булуын ачыкларга да туры килә. Тикшерүләр автомобильчеләрнең чынлап та салмыш булуларын ачыклап күрсәтә. Беренчесенең тәүге тапкыр эләгүе генә булса да, икенчесе – Р.Хәкимулловның моңа кадәр тизлек режимын бозган, каеш кимәгән, тәрәзә пыяласын тонировкалаган өчен җавапка тартылганы булган.

Җәмәгать судында салмышларның эше законга нигезләнеп карала һәм җәзасы да чыгарыла. Нәтиҗәдә, беренче тотылучы машинасын йөртү хокукыннан 1 ел 6 айга мәхрүм ителә. Ә икенчесе – 1 ел 11 айга. Икесенә дә 30 мең сум штраф та түләргә туры киләчәк. Билгеләнгән чаралар бу кешеләрне акылга гына утыртсын инде дигән теләк бар.

Яшел Үзән муниципаль районы юл иминлеге комиссиясе ярдәмендә әзерләнде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев