Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Яшел Үзән полицейскийлары акча урлауда шикләнелүче ир-атны тоткарлаган

Россия Эчке эшләр министрлыгының Яшел Үзән районы бүлегенә 26 яшьлек хатын-кыз банк картасыннан акча урлану факты буенча мөрәҗәгать итә.

Кыз тәртип сакчыларына бушлай сайтларның берсендә сумка сату турында белдерү урнаштыруын, ә күпмедер вакыттан соң аңа потенциаль сатып алучы мөрәҗәгать итүен хәбәр итә. Билгесез зат сумканы сатып алырга әзер булуын, моның өчен китереп бирү хезмәтен булдыруны тәкъдим итә. Аннары кызга смс буенча алмаштырылган сылтама җибәрелә, күп тә үтми зыян күрүченең банк картасыннан 8000 сумга якын акчасы алына.

Оператив-эзләү чаралары барышында җинаятьчеләрне эзләү бүлеге хезмәткәрләре әлеге урлау факты буенча шикләнелүче затны ачыклый. Ул Лениногорск шәһәрендә яшәүче 18 яшьлек егет булып чыга.

Хәзерге вакытта хокук сакчылары тарафыннан бу кешегә карата РФ Җинаятьләр кодексының 158нче маддәсенең 3нче өлешендә каралган җинаять составы билгеләре буенча җинаять эше кузгатылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев