Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
ЮХИДИ

Велосипедчыны бәрдергән һәм качкан

8 ай нәтиҗәләре буенча 2025 елда Татарстанда 16 яшькә кадәрге балалар катнашында 305 юл-транспорт һәлакәте теркәлеп, 10 бала һәлак булган һәм 329ы җәрәхәтләнгән

Яшел Үзән районы һәм шәһәре юлларында дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләренә киеренке шартларда эшләргә туры килә. Әле монда, әле тегендә юл вакыйгалары теркәлеп тора. Менә шулай, 7 октябрьдә Комаров урамының 39нчы йорты янында «Форд Куго» автомобиле юлдан чыгып барган 13 яшьлек велосипедчыны бәрдергән. Һәм йөртүче бу урында зыян күрүчегә беренче ярдәм күрсәтү түгел, туктап та тормаган. Качып киттем дә, котылдым дип уйлагандырмы?

Хәзерге заманда качып ерак китә алмыйсың. Автоинспекторлар бәрдерүченең шәхесен икенче көнне үк, 8 октябрьдә ачыклый. Ул 51 яшьлек ир булып чыга. Хәзер аңа административ җаваплылык яный. Йөртүчегә карата РФ КоАПның берничә маддәсе буенча беркетмә төзелә. Әйтик, җәяүлегә өстенлек бирмәү, светофорның тыелган сигналына чыгу, юл-транспорт фаҗигасе булган урынны ташлап китү. Болар буенча аңа 1 елдан алып 1,5 елга кадәр йөртү хокукыннан мәхрүм ителү яисә 15 тәүлеккә кадәр административ арест салыну куркынычы бар. Ничек кенә булмасын, җәзаны мировой судьялар билгеләячәк.
Агымдагы елның 8 аенда республикада велосипедчы балалар катнашында 43 юл-транспорт фаҗигасе теркәлеп, аларда 43 бала җәрәхәтләнгән. 2024 ел белән чагыштырганда фаҗигаләр – 4кә, ә җәрәхәтләнүчеләр саны 5кә арткан.


Дәүләт автоинспекциясе барлык юл хәрәкәтендә катнашучыларны игътибарлы һәм сак булырга чакыра. Машина йөртүчеләргә җәяүлеләр кичүе алдыннан тизлекне киметергә кирәк. Алар, үз чиратында, машина юлын махсус урыннарда гына чыгарга кирәклеген истә тотарга тиеш.


Җәяүлегә машина юлын транспорт чарасын йөртүченең хәрәкәттә өстенлек бирүенә инангач кына кичәргә рөхсәт ителә. Өстәмә рәвештә җәяүлеләргә юл кичү алдыннан кул белән сигнал бирергә киңәш ителә. Җәяүлеләр тәүлекнең караңгы вакытында яисә күз күреме җитмәү шартларында үзләре белән яктылыкны кире кайтара торган элементлар йөртергә тиеш.

Яктылык кайтаргыч элементларны куллану аларга торак пунктларда йөргәндә дә тәкъдим ителә. Фаралары кабызылган автомобиль хәрәкәт иткәндә, йөртүче караңгыда җәяүлене күрә ала торган ара 50 метрга тигез. Бәрдермәс өчен бу гына җитми. Әгәр киемнәрендә бу элемент булса, андый ара 200 метрга кадәр арта. Яктылык кайтаргычсыз җәяүле фонарьлар яктысында машина йөртүчегә – 100 метр, ә әлеге элементлардан файдаланып, 350 метр ераклыкта күренәчәк. Мондый элементларны куллану җәяүлене бәрдерү куркынычын 65%ка киметә. 

Фото: ясалма интеллект программасыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев