Төзәлергә вакыт бар
Хәзерге заман юллары аек акыллы автомобильчеләрне генә үз итә, дип кабатлап торабыз. Ә инде спиртлы эчемлек кулланган килеш руль артына утырып чыгу җинаятькә тиң.
Яшел Үзән юлларында закон бозу очраклары гел булып тора. Бу аеруча салмыш баштан машина йөртүчеләргә кагыла. ЮХИДИ хезмәткәрләре планлы тикшерүләр барышында андый очракларга еш юлыга. Тотылучыларның һәммәсенә тикшерү уздырыла. Әгәр йөртүченең «дөрес» түгеллеге ачыклана калса, беркетмә төзелергә мөмкин.
Автомобильче Р.Сираҗетдиновны да инспекторлар шундый тикшерү барышында тоткарлый. Аңа карата беркетмә төзеп, материалны җәмәгать судьясына җибәрәләр.
Судья бу гаепләнүченең элек җаваплы лыкка тартылмавын исәпкә алып, аны РФ КоАПка ярашлы рәвештә 1 ел 6 айга машина йөртү хокукыннан мәхрүм итә һәм 30 мең сум штраф билгели.
Шулай итеп, бу автомобильче ел ярым вакыт эчендә кылган гамәленә нәтиҗә ясый алачак.
Яшел Үзән районы юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе ярдәмендә әзерләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев