Йошкар-Ола – Яшел Үзән юлында юл-транспорт һәлакәте
Узган атнада 133 тапкыр юл йөрү кагыйдәсе бозылган.
Фото: Рәзилә Хәйретдинова, «ЯҮ»
Шуларның 33ендә матди зыян китерелгән. Кешеләр имгәнгән юл-транспорт фаҗигасе теркәлгән. 6 машина йөртүче исерек килеш тотылган.
Йошкар-Ола – Яшел Үзән юлында «Хонда Аккорд» автомобилен йөртүче 42 яшьлек ир юл хәрәкәте кагыйдәсен бозып, 43 яшьлек ир йөртүендәге «Опель Астра» автомобилен бәрдергән. Нәтиҗәдә, «Хонда» йөртүченең аягына зыян килгән. Аңа бер тапкыр медицина ярдәме күрсәтелгән. Аягы сынган пассажирны госпитализацияләгәннәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев