Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Инспекторлар Яңа ел белән котлый

Район һәм шәһәр юлларына Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре бәйрәм алды рейдларына чыкты.

Алар профилактик максат белән уздырыла. Инспекторлар юл-транспорт хәрәкәтендә катнашучыларны, әлбәттә, тикшермичә калмый һәм шул ук вакытта, аларны якынлашып килүче Яңа ел белән котлый һәм юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча белешмәлекләр, яктылыкны кире кайтара торган элементлар да тапшыра. Шуңа күрә, хөрмәтле авытомобильчеләр, юллардагы инспекторларны әйләнеп узмагыз, алар сезне бәйрәм белән котларга туктата.

28 декабрьдә, Яшел Үзән автоинспекторлары балаларын махсус җайланмадан башка йөрткән 4 автомобильчене җаваплылыкка тарткан да инде.

Барыгызга да хәерле юллар насыйп булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев