Балалар якты жилетларда дәртле трек астында биеде. Флешмобны «Движение Первых/Яшел Үзән» активистлары да хуплады.
Чарада башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Александр Старостин, Яшел Үзән районы буенча ЮХИДИ бүлекчәсе башлыгы Рамил Идиятуллин, "Юл хәрәкәте иминлеге" ДБУнең Яшел Үзән районы буенча профилактика бүлеге башлыгы Зөлфия Шакирова, Яшел Үзән районы мәгариф идарәсенең мәктәпкәчә белем бирү методисты Светлана Гордеева катнашты.
Акциянең максаты – юл хәрәкәте кагыйдәләре турында искә төшерү һәм киемдә яктылык кайтаручы элементларны куллануга игътибар юнәлтү.
ЯҮМР матбугат хезмәте
Нет комментариев