Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Эчү – кайсы яктан карасаң да файдалы түгел

Салмыш автомобильчеләр юлларда иң куркынычы.

Чөнки алар үзләрен дә, юлда йөрүче башкаларны да авыр хәлгә куя. Градус астындагы йөртүченең ни майтарасын беркем дә белми һәм авария чыгармаслыгына гарантия дә биреп булмый.

Безнең район һәм шәһәр юлларында йөртүчеләрне шундый закон бозучылардан саклау максатыннан чыгып, ЮХИДИ инспекторлары тикшерүләрне планлы рәвештә алып бара. Алар тарихында әле исерек йөртүчеләр эләкмәгән вакыт булдымы икән? Кызганычка, «салып» чыгучылар кимеми.
Соңгы тикшерү барышында йөртүчеләр Н.И.Иванов һәм И.Н.Лукин автоинспекторларга эләгә. Спиртлы эчемлек кулланган булулары ачыкланганнан соң, икесенә дә РФ КоАПның 12нче маддәсе нигезендә беркетмәләр төзелә.
Җәмәгать судьялары чыгарган карар буенча боларның икесе дә 1 ел 7 айга машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән. Икесе дә 30 мең сум штраф түлиячәк.
Суд нәтиҗәләреннән чыгып шуны әйтергә генә кала: эчү кайсы яктан карасаң да файдалы түгел.
Яшел Үзән муниципаль районы юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе ярдәмендә әзерләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев