Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Байкерлар белән файдалы сөйләшү

Максаты – кагыйдә үтәүгә этәрү

Очрашу
Яшел Үзән Дәүләт автоинспекциясе җитәкчесе Рамил Идиятуллин «MotoGURU» мотоклубы вәкилләре белән мотоцикл йөртүчеләр һәм мототехника прокаты хезмәтләреннән файдаланучылар тарафыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуны профилактикалауга кагылышлы берничә мәсьәлә буенча фикер алышу өчен эшлекле очрашу үткәрде.

Очрашуда катнашучыларга 2022 елда мотоциклчылар катнашында булган юл-транспорт һәлакәтләре статистикасы, мототехника йөртүчеләр тарафыннан кылынган хаталар һәм аларның сәбәпләре турында сөйләнде.
 

Төп максат байкерларны юл хәрәкәте кагыйдәләрен намуслы һәм җаваплы үтәргә этәрү, шулай ук юлларда хокук тәртибен ныгытуга һәм юл хәрәкәтендә катнашучылар арасында яхшы мөнәсәбәтләр урнаштыруга юнәлдерелгән уртак гамәлләр башкару кирәклеге иде.

 
Дәүләт автоинспек­ция­се хезмәткәрләре мототранспорт йөртүчеләргә билгеләнгән тизлек режимын үтәү кирәклеге, мотошлем һәм махсус саклану чараларын куллану мөһимлеге турында искә төшерә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев