Зинһар уяу булыгыз!
Социаль челтәрләрдә ялган каналлар тарала.
Яңа ел бәйрәмнәрендә Россиянең төрле төбәкләрендә ялган телеграмм-каналлар барлыкка килде. Аларның авторлары җирле халык исеменнән җинаять кылырга теләүләре хакында хәбәр итә.
Шундый каналларның берсе «Татарский маньяк» исемен ала: аның авторы Казанда теракт оештыру планнары турында яза. Хәзер телеграмм-каналга кереп булмый, ә анда урнаштырылган мәгълүмат расланмаган.
Беренчел версия буенча, мондый эчтәлектәге контентны булдыру белән халыкны куркыту максатыннан ЦИПКО шөгыльләнә.
Казан һәм Татарстанның башка шәһәрләрендә яшәүчеләрне уяу булырга һәм тикшерелмәгән чыганакларга ышанмаска сорый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев