Яшел Үзән сөт комбинатының әзер продукция җитештерү күләме 31,3%ка арткан
Яшел Үзән сөт эшкәртү комбинаты 2022 елның беренче кварталындагы эшенә йомгак ясады.
Яшел Үзән, Чистай һәм Буада предприятиенең өч җитештерү мәйданчыгында сөт һәм чимал эшкәртүнең гомуми күләме 2022 елның 1 кварталында 64,8 мең тонна тәшкил иткән. Көн саен сөт һәм чималны эшкәртүнең гомуми күләме 720 тоннага җитә.
ЗМКның әзер продукция җитештерү күләме 47,4 мең тонна тәшкил иткән, бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 31,3%ка күбрәк. Федераль сәүдә челтәрләре өчен комбинат 4,4 мең тонна азык-төлек җитештергән. Бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 35,3%ка күбрәк.
2022 елның өч аенда предприятие 93 исемдәге үз брендлары продукциясе, шулай ук Россия ритейлерлары өчен 32 төр продукция җитештергән. Гомуми сату буенча иң күп товар 2,5%лы пастеризацияләнгән сөт. Аны 4,6 млн данә сатканнар. Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда үсеш 23,7% тәшкил иткән.
Хезмәткәрләр саны 0,3% ка арткан һәм 1261 кеше тәшкил иткән.
Бүген предприятие продукциясе Татарстан территориясендә 4500дән артык сәүдә ноктасында, шулай ук Башкортстан, Марий Эл, Чувашия, Самара һәм Ульяновск өлкәләрендә, Мәскәү, Санкт-Петербург, Владимир, Түбән Новгород һәм Пермь шәһәрләрендә сатыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев