Хөрмәтле яшел үзәнлеләр!
Бөек Җиңүнең 78 еллыгына багышланган бәйрәм чараларын үткәрүгә әзерлек кысаларында, шулай ук җәмәгать һәм террорчылыкка каршы иминлекне тәэмин итү максатларында түбәндәге мәгълүмат белән танышыгыз.
8 майда 18:00 сәгатьтән 21:00 сәгатькә кадәр Яшьлек урамы буенча (К. Маркстан Ленин урамына кадәр) хәрәкәт ябылачак;
9 майда 8:00дән 15:00 сәгатькә кадәр Ленин урамы (музейдан Заикин урамына кадәр), Татарстан урамы (Энгельстан Җиңү мәйданына кадәр), Яшьлек урамы (К.Маркстан Ленин урамына кадәр) буенча хәрәкәт ябылачак.
Транспортта йөрү маршрутларын алдан үзгәртүегезне сорыйбыз!
8 һәм 9 майда бәйрәм чараларын үткәргәндә Авангард стадионына Ленин урамындагы үзәк капкадан тикшерү постын узып керәчәкләр;
Предприятиеләр, учреждениеләр һәм шәһәр халкы тарафыннан Мәңгелек утка тантаналы йөреш 9 майда 11:00 сәгатьтә башлана һәм алдан расланган схема һәм вакыт буенча узачак;
Җиңү мәйданына керү Ленин урамыннан (42нче йорт каршында) һәм Татарстан урамыннан (10нчы йорт каршында) контроль-үтү пунктлары аша башкарылачак.
Тикшерүне оператив үтү максатыннан, үзегез белән аэрозольләр, янучан матдәләр, кисүче әйберләр, савытлардагы сыеклыклар алып килмәвегез сорала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев