Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Хәрби хезмәткә көзге чакыру башланды, тик әлеге чакырылышның төп яңалыгы бар һәм моны барыбыз да белергә тиеш

Хәрби хезмәткә көзге чакыру башланды

Әлеге чакырылышның төп яңалыгы – хәзер повесткалар кәгазьдә дә, электрон рәвештә дә таратыла. Шул ук вакытта повестка «Дәүләт хезмәтләре» сайтындагы шәхси кабинетта урнаштырылып, 7 көн узгач, чакырылучыга хәбәр ителгән дип саналачак.

Моннан тыш, хәрби исәп буенча бурычларны үтәмәгән өчен штрафлар җитди үзгәрәчәк.

Мәсәлән, хәрби комиссариатка җитди сәбәпсез килмәү 10 меңнән 30 мең сумга кадәр күләмдә административ штрафка китерәчәк (элек 500дән 3000 сумга кадәр иде).


Хәрби комиссариатка гаилә хәле, эш яки уку урыны һәм вазифасы үзгәрүе турында хәбәр итмәгән өчен 1000нән 5000 сумга кадәр штраф белән җәза бирергә мөмкиннәр. Элек ул 500дән 3000 сумга кадәр булган.


Хәрби комиссариатка Россиядән алты айдан артык вакытка китүе яки кире кайтуы турында мәгълүмат җиткермәү 5 меңнән 15 мең сумга кадәр штрафка китерәчәк.

Әгәр дә чакырылучы өч айдан артык вакытка башка урынга күченеп, бу хакта хәбәр итмәсә, аңа 10-20 мең сум штраф салыначак.


Шулай ук чакырылучы чакырылыш комиссиясе юнәлеше буенча медицина тикшерүе үтмәгән булса, 15 меңнән 25 мең сумга кадәр штраф салырга мөмкиннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев