Казан 2026 елда халыкара Россия — АСЕАН саммитын кабул итәчәк.
Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Казанда Россия — АСЕАН саммитын уздыру турында указ имзалады. Документ хокукый актлар сайтында бастырылган.
«2026 елда Россия Федерациясендә Россия — Көньяк-Көнчыгыш Азия дәүләтләре ассоциациясе (АСЕАН) саммитын әзерләү һәм уздыру максатыннан карар итәм:
2026 елда Россия — АСЕАН саммитын уздыру урыны итеп Казан шәһәрен билгеләргә», — диелә текстта.
Бу чара Мәскәү белән Көньяк-Көнчыгыш Азия илләре арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгыту өчен мөһим мәйданчык булачак.
Комсомольская правда
Нет комментариев