«Вәт без юләрләрне алдап та карыйлар инде, ә!» (әйтәм әле)
Авылда әни күршеләрдән 3 литрлы сөт алып кайтты.
Куе, тәмле, натураль авыл сөте инде менә. Бәясе 150 сум иде әлегә, бәлки артыр. Күтәрелсә дә сүзебез юк. Мин үзем шәһәрдә бер пакетын, 2.5% майлылыктагысын, 75 сумга алам. Шул су белән порошок инде, гомер әчеми торган. Әле җитмәсә 1 литрлы дип уйлый идем. Бер көнне яхшылабрак карасам, 800 грамм! Вәт без юләрләрне алдап та карыйлар инде, ә! Мал-туар асрап, авылдашларын тәмле сөт ризыклары белән сыйлаучылар алдында баш иям. Сыер тотуы бер дә җиңел түгел ул, шуңа да аларның саны елдан-ел кими.
«Әйтәм әле» рубрикасына килеп ирешкән хәбәр.
Кадерле укучыларыбыз! Сез дә, борчыган проблемаларыгыз турында 5-68-03 телефонына шалтыратып, редакциябез хезмәткәрләре белән бүлешә аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев