Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Васильеволының «Телеграм» кушымтасы аша зур суммадагы акчасын урлаганнар

Узган атнада эчке эшләр бүлегендә 27 җинаять теркәлгән.

Шуларның 19ы – шәһәрдә, 8е районда булган. 14 җинаять ачылган, шуның кадәресе «кайнар эздән». 1 талау, 10 урлау, 10 мошенниклык, наркотикларның законсыз әйләнеше буенча 3 очрак теркәлгән.

Королев урамындагы кибеттән билгесез зат 10860 сумлык товар урлап чыккан.

Осиновоның Садовая урамындагы кибет складына билгесез затлар кереп, товар урлап чыккан. Моны Осиновода яшәүче, элек хөкемдә булган 35 һәм 39 яшьлек ир-атлар кылганлыгы ачыкланган.

Билгесез зат «Телеграм» кушымтасы аша акчасын саклап калу белән алдап, 64 яшьлек васильеволының 695 мең сум акчасын урлаган.

Яшел Үзәндә яшәүче 61 яшьлек хатын-кызны да билгесез кеше акчасын саклап калу тәкъдиме белән 620 мең сумга алдаган.

Тургенев урамында полиция хезмәткәрләре тоткарлаган 36 яшьлек ирдән наркотик матдә табып алынган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев