Васильевода янгын чыккан
27 – 2 ноябрьдә янгын сүндерүчеләргә 9 чакыру килгән.
Фото: Рәзилә Хәйретдинова, «ЯҮ»
Шуларның 3есе ялган булган. 3 янгын очрагы теркәлгән.
Машина Төзүчеләр урамында бер акционерлык җәмгыятенең төзелә торган бинасында, якынча ясалган нәтиҗәләргә караганда, электр җайланмасының төзексезлегеннән янгын чыгып, дизель корылмасына һәм рулонлы җылыткычка зыян килгән.
Васильевоның «Весна» бакчачылык җәмгыятендәге бер өйдә янгын кызган мичтән чыккан. Нәтиҗәдә, өйнең 12 квадрат метрына зыян килгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев