Васильевода бакча йорты дөрләп янган
Яшәеш

Васильевода бакча йорты дөрләп янган

Васильево бистәсенең «Весна» бакчачылык ширкәтендә янгын чыккан. Ут бакча төзелешен тулысынча юкка чыгарган.

Йорт хуҗалары янгын сүндерүчеләрне вакытында чакырта һәм эвакуацияләнергә өлгерә. Бәхеткә каршы, янгын корбаннары юк.

Янгын чыгуның сәбәбе – кагыйдәләрне бозу: йорт хуҗалары кулдан ясалган мич торбасын янгынга каршы таләпләрне үтәмичә, стена аша чыгарган. Артык җылынудан бакча корылмасын тышлаган материал яна башлаган, һәм ут шунда ук бөтен корылмага күчкән.

Үзегезне саклагыз һәм мич отоплениесен тикшереп торыгыз!


Нет комментариев