Васильевода 10 айлык бала медикаментлар белән агуланган
28 июль - 3 августа ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хезмәтенә 839 чакыру килгән.
Шуларның 512се – шәһәрдән, 327се районнан булган. 376 кешене госпитализацияләгәннәр: 236сы – шәһәрдән, 140ы – районнан.
Татарстан урамында билгесез кешеләр кыйнаган, баш мие җәрәхәтләнгән 33 яшьлек хатын-кыз янына чакыру булган. Аны травматология бүлегенә китергәннәр.
Васильевода медикаментлар белән агуланган 10 айлык балага ашыгыч ярдәм күрсәтелгән. Баланы госпитализацияләгәннәр.
Васильевоның Чапаев урамында очраклы рәвештә нашатырь спирты эчеп, химик пешүләр алган 35 яшьлек иргә ярдәм күрсәтелгән. Зыян күрүче хирургия бүлегенә китерелгән.
Төзүчеләр урамында 9 яшьлек малайны көчләү омтылышы булган. Аны медиклар травматология бүлегенә алып килгән.
Осиновоның Кооперативная урамында күкрәгенә пычак кадалган 32 яшьлек ир янына чакыру алынган. Ашыгыч ярдәм бригадасы барып җиткәндә ир алган җәрәхәтеннән үлгән.
Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина, «ЯҮ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев