Ун көн эчендә Казанда законсыз миграция турында 26 җинаять эше кузгаттылар
Республика башкаласында «Легаль булмаган мигрант-2025» операциясенең өченче этабы тәмамланды.
Фото: редакция архивыннан
"Татар-информ"га Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләгәнчә, тикшерү кысаларында полиция хезмәткәрләре чит ил кешеләре яшәгән һәм эшләгән урыннарны йөреп, миграция кагыйдәләрен бозуны эзләгәннәр.
10 көн эчендә 568 административ хокук бозу очрагы ачыкланган. Алар арасында – законсыз хезмәт эшчәнлеге һәм Россиядә керү һәм булу кагыйдәләрен бозу очраклары.
169 чит ил кешесе суд карарлары буенча илдән китәргә тиеш. Моннан тыш, полиция хезмәткәрләре 26 җинаять эше кузгаткан. Алар законсыз миграция оешмасына һәм чит ил кешеләрен учетка фиктив куюга кагыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев