Тыл ветераны Мөршидә Каюм кызы Әхтәмова бүген үзенең 95 яшьлек туган көнен бәйрәм итте. Бу хакта Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр итә.
Юбиляр 1931 елның 14 мартында Биектау районы Ибра авылында туа. Җиде класс тәмамлагач, Казанга күчеп килә һәм 144нче заводка эшкә урнаша. Соңрак «Татмебель» фабрикасында эшли, аннан лаеклы ялга чыга.
Хәзерге вакытта Мөршидә Каюм кызы улы белән яши. Сугыш елларында фидакарь хезмәте өчен ул «1941–1945 еллар Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен» медале белән бүләкләнгән.
Татар-информ
Нет комментариев