Туристлар да миллионерлар түгел: Раифадагы бәяләр «тешли»
Укучы фикере.
Илсөя Садыйкова фотосы, «ЯҮ»
Районыбызда туристлар яратып йөри торган урыннар күп. Бер ял көнендә бакчага бармадык, чөнки яңгыр явып тора иде. Без дә Раифа буйларыннан әйләнеп кайтырга булдык. Гел өй мәшәкатьләре, бакча дип, ял итәргә һич вакыт җитми бит ул. Шулай йөгерә-йөгерә гомер дә узып китә. Ә үзең өчен вакыт табарга кирәк. Менә шулай, без дә Раифаның гүзәл урыннарын күреп, ял итеп кайттык. Әлбәттә инде, кафега кереп, сыйланып та алдык. Анда кафелар берничә икән. Керүгә, машина куя торган урыннан ерак түгел урнашканнарында ризыкны үзең белән алырга була, әмма утырып ашау мөмкинлеге каралмаган. Тик бәяләрееее, мин сиңа әйтим! Учка сыярлык кына кечкенә өчпочмак – 150 сум, кыстыбый да, бәрәңгедән генә әзерләнсә дә, 150 сум тора. Ә инде кечкенә генә стаканга салынган «фри» бәрәңгесе 250 сум. Әйе, туристлар йөри торган урыннарда ашау-эчү бәяләре чагыштырмача кыйммәт була инде. Әмма мондый дәрәҗәдә түгел бит. 250 сумга, бәрәңгенең килосы 50 сум булса да, биш кило алып күпме «фри» ясарга мөмкин! Әлбәттә, без аны алмадык. Эчтәрәк урнашкан кафеда тукландык: бәяләре дә кесәне алай ук тишми, ризыклары да тәмле иде. Әйтәсе килгән сүзем шул: хакларны билгеләгәндә, никтер чама хисен онытып җибәрәләр. Туристлар да бит шул ук кешеләр, миллионерлар түгел ләбаса.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев