Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
Яшәеш

Түбән Камада БПЛА һөҗүменнән соң кайнар линиягә 53 мөрәҗәгать килгән

Түбән Камада 12 июньдә булган пилотсыз очкычлар һөҗүме нәтиҗәләрен бетерү эшләре дәвам итә.

Халыкка ярдәм итү өчен кайнар линия оештырылган.

Район башлыгы Радмир Беляев эшлекле дүшәмбедә хәбәр иткәнчә, 14 июньгә ТКХ колл-үзәгенә халыктан 53 мөрәҗәгать килгән. Шуларның 21е – фатирларда һәм шәхси йортларда тәрәзә пыялалары һәм рамалары ватылу белән бәйле, 32 мөрәҗәгать исә автомобильләрнең зыян күрүенә кагыла.

Беляев шәһәрдә муниципаль дәрәҗәдәге гадәттән тыш хәл режимы эшләвен дәвам итүен белдерде. Зыянны бәяләү өчен махсус комиссия төзелгән, шулай ук республика хакимияте белән берлектә зыян күрүчеләргә компенсация түләү мәсьәләсе эшкәртелә.

Халык мөрәҗәгатьләре өчен телефоннар: 8 (8555) 351-072 һәм 8 (8555) 351-000.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев