Тиздән дөньякүләм «Татарча диктант» акциясе узачак
2025 елның 14 – 16 ноябрь көннәрендә Дөньякүләм «Татарча диктант» акциясе оештырыла.
Фото: редакция архивыннан
14 ноябрьдә диктант Татарстанның территориясендә уздырылачак.
15 ноябрьдә – Россия төбәкләрендә.
Ә 16 ноябрьдә чит илләрдә.
Акциянең төп максаты:
- татар теленә һәм мәдәниятенә игътибар җәлеп итү;
- дөнья буенча таралып яшәгән татарларны берләштерү;
- тел белемен тикшерергә мөмкинлек бирү;
- әдәби татар телен кулланучыларның даирәсен арттыру;
- татар теленә карата мәхәббәт уяту.
Быелгы акциянең тематикасы Каюм Насыйриның 200 еллыгына багышланган.
Катнашу формалары:
- Офлайн: мәктәпләрдә, мәдәният үзәкләрендә, китапханәләрдә булдырылачак майданчыкларда.
- Онлайн: рәсми сайт аша https://diktant.tatar.
Офлайн мәйданчыклар Яшел Үзән районында 1нче ноябрьдә мәктәпләрдә, мәдәният үзәкләрендә, китапханәләрдә булдырылачак. Диктант язу вакыты 10.00 сәгатьтә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев