Тикшерү комитеты Евгений Пригожинның үлемен раслады
Россия Тикшерү комитетында хәбәр итүләренчә, Тверь өлкәсендә самолет һәлакәтендә һәлак булганнарны тану тәмамланган.
Алар арасында — Евгений Пригожин.
Молекуляр-генетик экспертизалар үткәрү нәтиҗәләре буенча барлык ун һәлак булучының шәхесе ачыкланган. Алар очу кәгазендә күрсәтелгән исемлеккә туры килә, диелә аудиокомментариядә Тикшерү комитетының ММЧ белән хезмәттәшлек идарәсе җитәкчеләре Светлана Петренко.
Чыганак:Ватаным Татарстан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев