Татарстанның элеккеге вице-премьеры Энгель Фәттаховны кулга алуны озайттылар
Элеккеге түрәне кулга алганнан һәм ике айга сак астына җибәргәннән соң, ул суд карарына шикаять бирергә тырышып карый, әмма аны СИЗОдан өйгә чыгармыйлар.
18нче июль көнне Фәттаховны судка конвой белән китерделәр. Аңа сүз әйтергә мөмкинлек биргәч, хис-кичерешләр өстен булып чыкты, ул хәтта елап та җибәрде.
"Минем ришвәт алуга катнашым булуы турында бер генә факт та һәм дәлил дә китерелмәгән. Тагын бер кат кабатлыйм – мин бернинди ришвәт алмадым, бу фирмаларга бернинди өстенлекләр дә күрсәтмәдем", - дип белдерде Фәттахов судта.
Үзенең гаепсезлеген исбатларга тырышуына карамастан, суд арестны 21 сентябрьгә кадәр озайту карарын кабул итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев