Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе вафат

Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Гүзәл Сәйфуллина вафат

2025 елның 9 октябрендә күренекле музыка белгече, сәнгать белеме кандидаты, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан Республикасының һәм Россия Федерациясенең Композиторлар берлеге әгъзасы, ЮНЕСКО каршындагы Традицион музыка буенча халыкара советының төрки телле халыклар музыкасын өйрәнү буенча тикшеренү төркеме әгъзасы Гүзәл Рөстәм кызы Сәйфуллина якты дөнья белән хушлашты.

Ул 1958 елның 25 апрелендә Казанда, шәһәр күләмендә танылган музыкантпедагоглар (әтисе – скрипкачы, әнисе – пианистка) гаиләсендә туа.

Нәселенең тамырлары Алтын Урда чорына барып тоташкан гаилә традицияләре аның төп сыйфатларына нигез салган: музыкага карата мәхәббәт, креатив фикер йөртү, теләсә нинди эшкә зур җаваплылык белән карау.

Гүзәл Рөстәм кызы музыка мәктәбен дә, училищены да, консерваторияне дә гел “бишле”гә тәмамлый. Казанның И.В. Әүхәдиев исемендәге музыка көллиятендә, аннан Казанның Н.Г. Җиһанов исемендәге дәүләт консерваториясендә укыта, шулай ук шәһәрнең музыкаль-иҗтимагый тормышында актив катнаша.

Гүзәл ханым концертлар оештыра, аларны алып бара, лектор буларак чыгышлар ясый, публицист, музыкаль тәнкыйтьче була. Ул “Европа-Азия” Халыкара заманча музыка фестиваленең актив катнашучысы да.

Әле укыган елларында Гүзәл Рөстәмовна Шәрык мәдәнияте, ислам традицияләре белән кызыксына башлый. Соңрак “ислам һәм музыка” темасы төбәк үзенчәлекләре контекстында аның фәнни тикшеренүләренең әйдәп баручы юнәлешенә әйләнә. Ул “Татар-мөселман мәдәниятендә Коръән уку” темасына диссертация дә яклый. Татарстан Республикасын лаеклы тәкъдим итеп, шушы тематика буенча Россиядә һәм чит илләрдә уздырылган халыкара конференцияләрдә чыгыш ясый.

Гүзәл Рөстәм кызы Сәйфуллина батыр һәм ихтыярлы кеше, аның тормыш шигаре дә: “Авырлыкларга бирешмәскә!” дип яңгырый иде. Милләттәшебез лаеклы гомер юлы үтте. Аның якты истәлеге гомерлеккә күңел түребездә сакланачак.

Рәфыйк Абдуллаев
Чыганак: Бердәмлек https://matbugat.ru/news/?id=49085
Чыганак-фото: Руслан Матбугатов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев